ЧӘНЕЧКЕ и. 1. 1) Кайбер үсемлекләрдә һәм хайваннарның тиресендә була торган энә, очлы, нечкә һәм каты үсенте; тикән. «Рәхмәт», – дип пышылдады, Сөембикәнең күкрәгенә роза чәчәгенең чәнечкесе кадалды. Ф.Садриев. Гиппопотам да искитәрлек чибәрләрдән түгел, ә дикобраз кешене үзенең чәнечкеләре белән үк куркытып тора... К.Гыйззәтов 2) Кисәкле ризыкларны чәнчеп алу өчен, сабының бер очы берничә япьле итеп ясалган әсбап. Кунаклар шау-гөр килеп алдылар, пычак, чәнечке тавышлары ишетелде. Г.Әпсәләмов. Әти чәнечке-кашыкларны аерым бер ваклык белән тезеп чыккан. А.Гыйләҗев 3) Хәрби эштә киртә ясау һ.б.ш. максатлар өчен кулланыла торган тимерчыбыкның кагылганда чәнчә торган чыгынтысы. Фәритнең кулын тимерчыбык чәнечкесе тырнап узды. Р.Низамиев 2. с. мәгъ. 1) Чәнчә торган чыгынтылары булган, энәле. Чәнечке чыбык, һич булмый чыгып, Гитлер этләре канны эчә сыгып. Бәет 2) күч. Зәһәр, төртмәле. Кызлар да бит Үртәп китә: Чәнечке сүз Төртеп китә. Ш.Галиев ◊ Чәнечке җибәрү Зәһәр сүзләр әйтү, ачы теллеләнү, төртмәле сүз әйтү. [Байсаров:] Ярулла абзый, сез миңа урынсыз чәнечке җибәрәсез. Ф.Бурнаш |