ЧӘМ и. 1) Борынгы төрки мәҗүсилектә, хәзерге буддизм динендә махсус киемнәр киеп үтәлә торган тантаналы келәү, мистерия 2) Азарт, зур теләк, дәрт; мавыгу, һәвәслек. Аларның инде түзерлек тәкатьләре калмаган иде, һәркайсы чәм белән яна. З.Мурсиев. Ахыргача өметләре сүнмәгән, малайларча чәм белән эшләгән абыйларның да йөзләре сүрелде. Д.Булатова |