ЧӘЛПӘК и. 1. Камырдан ясалган вак-вак җәймәләрне кайнап торган майда пешереп әзерләнгән ашамлык; кош теле. Чәй эчәргә өстәлгә чәлпәк китерәләр. Сөембикә 2. с. мәгъ. диал. Җәенке, җәлпәк. – Менә бу егетне цехка эшкә алырбыз, – диде, каршы әйтмәслек фәрман тоны белән, яссы, чәлпәк битле, әмма бик заманча киенгән, озын буйлы, күтәренке чәчле хатынга. Т.Галиуллин |