ЧӘЛДЕРҮ ф. 1) гади с. Урлау. Чәлдереп бер елны, Кылый гүя урманга шылган. Х.Бәдигый. Чебеш я үрдәк бәпкәсе чәлдерсә дә, шунда кереп кача иде ул. А.Хәсәнов

2) сөйл. Әйтмичә генә, бик тиз кая да булса китү; элдертү, таю. Шулай [становой] туры волость идарәсенә чәлдергән. X.Кәрим

Чәлдерә башлау Чәлдерергә тотыну. Минем белән талаша-талаша, колагын усал шомартып, улакның бер башыннан башакны чәлдерә башлый. А.Хәсәнов

Чәлдереп йөрү Һәрвакыт чәлдерү

Чәлдереп тору Гел, һәрвакыт чәлдерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә