ЧӘКЧӘК и. фар. Камырны эрбет чикләвеге зурлыгында яки хөрмә төше кебек озынча итеп кисеп, кайнап торган майда пешереп, барысын бергә баллап катырып ясалган ашамлык; кактөш. Чәйгә бавырсак, чәкчәк бар. Г.Ибраһимов. Хәдичә танышу-туганлашу хөрмәтенә зур ук тәлинкәгә чәкчәк өеп катырган иде. К.Тимбикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә