ЧӘКҮШКӘ и. рус 1) Күчәрнең оч-очларындагы тишеккә тәгәрмәч төшмәсен өчен кертеп куела торган чөй. Арба тәгәрмәчләрендә дә агач чәкүшкә! Н.Кәримова. Күз ачып йомганчы теләсә кайсыбызны, чәкүшкә итеп, арба күчәренә тыга да куя. Р.Газиз 2) 0,25 литрлы аракы шешәсе. Җәмил куен кесәсеннән чәкүшкә белән стакан чыгарып куйды. З.Мәхмүди ◊ Чәкүшкә бәрелү Сүзгә килерлек сәбәп чыгу. Чәкүшкәләр бәрелешү Сүзгә килү, үзара тиргәшү. Ничектер мәҗлесебезнең рухы үзгәрде, чәкүшкәләр дә бәрелешеп алды. А.Шамов. Чәкүшкәләр эләгешү к. чәкүшкәләр бәрелешү. Чәкүшкәсе эләгү к. чәкүшкә бәрелү. Йомшак кына, сөйләр сүзен дә авызыннан көчкә чыгара торган бер малай иде, ә хәзер үзенә якын барып кара, чәкүшкәң эләкмәсен! Г.Толымбай |