ЧӘКҮ ф. сөйл. 1) Бәрү, сугу, ору. Ну шуннан инде тимер белән чәкедем, йомдырдым мактанчыкны. Н.Гыйматдинова 2) күч. Ату, атып үтерү. Илалетдин карт винтовкасыннан бер бүрене нәкъ маңгаена чәкеде, аннары, аны корып тормастан, ау мылтыгын алып, икенчесен иләк итте. З.Мурсиев 3) күч. Исерткеч эчемлек эчү, салу, кәгү. Әллә камерада чәкеп алдыңмы? И.Салахов Чәкеп алу Бер тапкыр чәкү Чәкеп тору Хәзерге вакытта чәкү. Фираз оста снайпердай, Үз рогаткасы белән Атып, чәкеп кенә тора. Ф.Яруллин |