ЧӘКЕШҮ ф. 1) Кем беләндер савытларны чәкештерү; чәкәшү. Шәңгәрәй, чынаягын тотып, Шәрәфи белән чәкешеп эчте. Г.Ибраһимов. Бер тынга аптырашта калган кунакларга Сабит озак уйларга ирек бирмәде, ялт кына шешә ачып, коньякны киңчә төпле зур бокалларга мул итеп койды да чәкешергә үрелде. А.Гыйләҗев 2) Бәрелешү, кемгә дә булса бәрелү. Алар ишектән чыкканда чәкештеләр 3) Ярашмау, туры килмәү, бер-берсенә капма-каршы булу. Рифатның болай чистарынуы, күңеле сафлану галәмәте әлегәчә тәҗрибәсендә булмаганлыктан, бераз кыенгарак та килә, чөнки дөньялык галәмәтләренә каршы барып, яшәеш төшенчәләре белән күңел кичерешләре һәм хисләре үзара чәкешә дә башладылар. Ф.Яхин 4) күч. Кем беләндер сүзгә килү, әйткәләшү, бәрелешү. Төшеңдә курыксаң, бер кеше белән чәкәшерсең һәм гаугаланырсың, ди. Ф.Яхин Чәкешә башлау Чәкешергә тотыну Чәкешә язу Чак чәкешми калу. Мансур ишек катында кемнәр беләндер чәкешә язды. М.Әмирханов. Бер йортта яшәүче Наташа белән маңгайга маңгай чәкешә язгач та, шулай дип көлештек. Шәһри Казан Чәкешеп алу Аз гына чәкешү. Борынгы вакытларда шушы рәвешле чәкешеп алу гадәти күренеш һәм кабул кылынган тәртипләрнең берсе генә булганлыктан, аңа аерым игътибар бирелмәскә дә мөмкин. Ф.Яхин Чәкешеп тору Даими яки әледән-әле чәкешү; хәзер, әле чәкешү. – Чәкешеп торган чакларына барып кердем, бәйрәм итеп яталар, – дип борылып керде. Сөембикә |