ЧӘКЕШТЕРҮ ф. 1) Фикерләрнең, хисләрнең уртаклыгын белдерү йөзеннән рюмканы, стаканны һ.б.ш. башка берәүнең рюмкасы, стаканы һ.б.ш.на тидереп алу; чәкәшү. Бәллүрләребезне сүзсез генә чәкештереп, шәрабны йотып җибәрдек. А.Хәлим. Чәркәләрне чәкештергән чакта, Шәраб түгел, шигырь түгелә. Г.Морат 2) күч. Котыртып, кемнәрнедер бер-берсенә каршы кую; өстерү. Чит-ят «мин» астыртын гына җаныңа оялый да, фикерләрең белән чәкештереп, уй-ниятләреңне үзгәртеп, шик-шөбһәләргә уратып ята. Н.Гыйматдинова. Кыскасы, чәкештермәскә кирәк иде ике бөек затны! Р.Фәйзуллин 3) Кылыч, сөңге кебек коралларны бер-берсе белән чалыштыру. Инде тагын ике галим тарих, фәлсәфә, әдәби тәнкыйть күгендә кылыч чәкештерә – фикер дөньясында ут, ялкын уйный. М.Мәһдиев. Чура морза, элекке гадәт буенча, хан капкасыннан чаптырып килгән уңайга гына узып китмәкче иде дә, тоткавыллар, сөңгеләрен чәкештереп, юлына аркылы төштеләр. М.Әмирханов Чәкештерә башлау Чәкештерергә тотыну. Барысы да, аягүрә басып, бокалларын чәкештерә башлады. В.Имамов Чәкештереп алу Бераз чәкештерү. Кан чәчрәп чыкканчы, чырайга чырай, маңгайга маңгай чыкы-чыкы чәкештереп алганнан соң, капчыкка әйләнгән гәүдәләрне ике якка селтәп ыргытты һәм куркудан өнсез калган кызларны, тыныч кына култыклап, машинага таба алып китте. М.Галиев. Болар янә бокалларын чәкештереп алганнан соң, Зурмөгезнең теле ачылганнан-ачыла гына бара икән. Н.Сәйяр. Алар, матур зеңгелдәү авазы чыгарып, шәрабларын чәкештереп алдылар. Р.Мөхәммәдиев Чәкештереп кую Бер тапкыр чәкештерү. Меңбашы, теләр-теләмәс кенә, яңа туып килгән император белән чәкештереп куйды. Р.Сәгъди |