ЧӘКЕЛДӘТҮ ф. сөйл. 1) төш. юн. к. чәкелдәү. Эшсезлектән тилмергән Ганс Нәбиев дигән егетебез аяк астындагы бер гөнаһсыз буш шешәне кулындагы чүкече белән чәкелдәтеп ватарга керешкән иде дә, һәрвакыт җитди Таня Лазарева, уклы сүзләрен кадап, аны шып туктатты. Р.Вәлиев

2) к. чәкештерү. Теге яктан кемнәрнеңдер чынаяк чокырын чәкелдәтеп җырлаулары, ярылганчы көлүләре ишетелә. К.Нәҗми

3) күч. Ату, атып үтерү. Җәйпәк борынлы казак тиз генә кобурасына тыгылды: «Этен чәкелдәтергә рөхсәт итегез, ваше благородие». Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә