ЧӘКӘШҮ ф. сөйл. 1) к. чәкешү. Шуны гына көткән кебек, мөлдерәмә шәраб тулы бокалны тотып, Визигаст король үзе Атилла янына килде һәм хан белән чәкәште. М.Хәбибуллин

2) к. чәкәләшү. Ләкин кайчандыр Гыйльметдин белән чәкәшкән чакта Андрей Петрович әйткән киңәшне истә тотып, үз-үзен дуамал чыгышлардан тыеп килә. К.Нәҗми. Андый вакыйгалар, чәкәшеп алулар баштарак еш булгалады. М.Хәсәнов

Чәкәшә башлау Чәкәшергә тотыну. Рифатның болай чистарынуы, күңеле сафлану галәмәте әлегәчә тәҗрибәсендә булмаганлыктан, бераз кыенгарак та килә, чөнки дөньялык галәмәтләренә каршы барып, яшәеш төшенчәләре белән күңел кичерешләре һәм хисләре үзара чәкәшә дә башладылар. Ф.Яхин

Чәкәшеп бетү Тәмам чәкәшү

Чәкәшеп тору Даими, гел чәкәшү. Әнә һәр көнне диярлек чәкәшеп торасыз. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә