ЧӘКӘЛӘШҮ ф. сөйл. 1) Кем беләндер кычкырышу, бәрелешү, бәхәсләшү; каршы чыгу. Кайда да булса нервы бозып, чәкәләшеп, тәненә җиңеллек алырга яраткан Дилбәр ханым бүген тәмам ватылып, башы тубал булып өенә кайтып керде. М.Галиев. Әмма «Буби» мәдрәсәсен оештырып, Ишми ишан шикелле карагруһлар белән чәкәләшеп, патша чиновниклары белән судта бәрелешеп зур тәҗрибә туплаган, ихтыяр көчен чыныктырган Габдулла Буби бирешми, аң-белемгә сусаган кешеләрне эзләп таба, аларны үз тирәсенә туплый һәм башлаган эшен дәвам итә. Т.Әйди // Әйткәләшү, тиргәшү, талашу. Суфияттәй белән Фирая чәкәләшеп бәрелешерләр кебек. К.Кәримов

2) Кыйнашу, сугышу, бәргәләшү. Шул вакытта алар кан дошманнар кебек чәкәләште. В.Имамов. Әллә ул армиягә ычкынды, әллә, шәһәрнекеләр белән чәкәләшеп, төрмәгә эләкте. Н.Гыйматдинова

Чәкәләшә башлау Чәкәләшергә тотыну. Синекеләр, минекеләр дип чәкәләшә башласаң, өйдән бәрәкәт кача. Д.Каюмова

Чәкәләшеп алу Бераз, җиңелчә чәкәләшү. Шулай да ул егет белән генә чәкәләшеп алмыйча булмады. Р.Төхфәтуллин. Картлар әнә шулай әйбәт кенә чәкәләшеп алдылар. Г.Галиев

Чәкәләшеп йөрү Гел, һәрвакыт чәкәләшү. Шулай да ул, үзенең элекке даны бетүгә килешә алмыйча, шактый гына вакыт Әндәлис белән астыртын бәрелешеп, чәкәләшеп йөрде. Х.Сарьян

Чәкәләшеп китү Кинәт чәкәләшә башлау. Элегрәк шулай өчәүләшеп чәкәләшеп киткәндә, яшь бабай гел Габделхәйне яклый торган иде. Н.Фәттах. Энекәш т өшереп алган да, иптәшләре белән аз гына чәкәләшеп киткәннәр. З.Мурсиев

Чәкәләшеп тору Гел чәкәләшү; хәзер, әле чәкәләшү. Сугышның соңгы биш аенда Мурзин партизаннарына власовчылар белән еш чәкәләшеп торырга туры килә. Р.Зарипов . Бала-чага гел чәкәләшеп тора бит инде. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә