ЧӘЙНӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. чәйнәү. Көн саен кабинетына ике-өч тапкыр кереп чыксаң, киңәш-ярдәм сорасаң, башкаларны чәйнәшсәң, ул сине күрми дә башлаячак. И.Нәбиуллина

2) Бер-берсен тешләү. Бер сөяккә унлап эт бар, чәйнәшәләр даулашып. Г.Тукай. Алар, туганкаем, иң хәтәр ерткычлар кебек үзара талашалар, бер-берсенең бугазын чәйнәшәләр... М.Хәсәнов

3) күч. Тиргәшү, әрләшү, телләшү, талашу, ызгышу

Чәйнәшә башлау Чәйнәшергә тотыну. Көтүдә бердәмлек югалган чакта хайваннар үзара чәйнәшә башлыйлар. З.Мәхмүди

Чәйнәшеп бетү Тәмам чәйнәшү. Бер йорт эчендә яшиләр, алар урынында башкалар булса, чәйнәшеп бетәрләр иде. Ф.Яхин

Чәйнәшеп йөрү Гел, һәрвакыт чәйнәшү. Ә беркөнне Нәфисә кинәт үзгәрде: берәр сәгать урамда чәйнәшеп йөргәннән соң, туган йортына кереп, әнкәсенең күкрәгенә капланып, сулкылдап-сулкылдап еларга кереште. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә