ЧӘЙНӘ’Ү ф. 1) Ашамлыкны яки берәр нәрсәне, авызга алып, тел хәрәкәтләре һәм тешләр белән ваклау, изү. Ашыкмыйча әйбәтләп чәйнәп ашагыз. Г.Галиева

2) Нәрсәне дә булса тешләр белән бик каты кысып өзгәләү, ботарлау, өзеп чыгару. Икенче бер вакытта диңгезчеләр зур соры бүрегә тап булдылар. Ул сап-сары болан бозавын ботарлап, аның бугазын чәйни иде. Г.Әпсәләмов. Теге чакта сез муенга бәйләп калдырган бау кисәген сезнең арттан ук чәйнәп өздем. А.Хәсәнов

3) Тешләр белән эләктереп алып кыскалау. Гәрәй абзый, вак-вак атлап, миләш янына килде, кансыз иреннәрен үҗәтләнеп чәйни-чәйни, кәүсәсен ары-бире эткәләп азапланды. А.Тимергалин. Таһир әйтер сүз тапмый, иренен чәйни. А.Хәсәнов. Гомерендә беренче кат, ахры, җирләр төя-төя, иреннәрен чәйнәп үкседе ул... В.Имамов

4) Авызда йотмыйча тотып, тешләр белән кыса-кыса әвәләү. Кайсы кырын ятып сагыз чәйни, кайсы тәрәшле тарагы белән шытыр-шытыр чәч тарый. А.Гыйләҗев. Гөлхәбирә алдагы буш урындыкка киерелеп утырган да лач-лоч нарат сагызы чәйни. А.Хәсәнов

5) күч. Кемнең дә булса гайбәтен, яманатын сату; аның артында начар сөйләү. Клавдия Сергеевна сезне кем беләндер театрга барган өчен чәйни үк. Г.Әпсәләмов. Хәзер синең гайбәтеңне чәйнәп йөрүләре дә әнәтерә шул синнән көнләшүдән генә бит ул. Г.Галиева

6) күч. Бер үк нәрсә турында озак һәм ялыктыргыч итеп кабат-кабат сөйләү. Сүз чәйнәп туйдылар. Г.Афзал

7) күч. Ялыктырып туктаусыз шелтәләү, тиргәү, сүгү

Чәйнәп салу 1) Нәрсәне дә булса бик җентекләп аңлату, аңлатып төшендерү. Барысын да чәйнәп салдым, аңлагандыр; 2) Нәрсәнедер табып, булдырып, әзер көе кемгәдер бирү, үзенә эш калдырмау. Әрәмтамак булып тик утырма, авызыңа чәйнәп салганны да көтмә! Г.Бәширов. Чәйнәп бирү к. чәйнәп салу. Алар көтә чәйнәп-чәйнәп биргәнне. Л.Шагыйрьҗан

Чәйнәп алу Бераз чәйнәү. Башта бу темага яшьләр тормышындагы «соңгы хәбәрләр»не чәйнәп алудан керешеп киткән идек. З.Мифтахов

Чәйнәп бетерү Барысын да чәйнәү. Сабит тыелгысыз, ач хис белән ими башларын тешләп, чәйнәп бетерде. А.Гыйләҗев

Чәйнәп йөрү Һәрвакыт чәйнәү. Авыл малай-шалайлары, кыз-кыркыннар гына түгел, өлкәннәр дә Бибкәй сагызын чәйнәп йөрде. А.Фәләх. Тимучин гына Бөртекбикә тирмәсенә атналар буена кереп карамады, кара көеп һәм урт чәйнәп йөрде. В.Имамов

Чәйнәп карау Тикшерү өчен, татып карау өчен чәйнәү. Язның иң беренче тал бөресен Килде минем чәйнәп карыйсым... А.Хәлим

Чәйнәп тору Һаман, гел чәйнәү; әле, хәзер чәйнәү; билгеле вакыт чәйнәү. Биленә озын кылыч таккан бер кызылармеец башта безнең янга авызлыгын чәйнәп торган кара айгыр алып килде. А.Хәсәнов. Кадыйров һаман бер балык башын чәйнәп торды да китеп барды. А.Гыйләҗев

Чәйнәп утыру сөйл. к. чәйнәп тору. Бервакыт дустым белән хатын-кызны чәйнәп утырдык. З.Мәхмүди

Чәйни башлау Чәйнәргә тотыну. Энем, чыраен сытып, борыч кузагы чәйни башлады. Аманулла

Чәйни бирү Бернигә карамый һаман чәйнәүне дәвам итү. Ә дошман телләр чәйни бирәләр. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә