ЧӘЙНӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. чәйнәү. Бугазын эттән чәйнәтәсе нәрсә, ансат кына бурычтан котылмакчы була икән... Ф.Яруллин. Каравылчылар йоклап китмәсен өчен, аларга [алтын кошларга] сагыз чәйнәтәләр. Татар халык әкияте 2) күч. Кемнең дә булса гайбәтен, яманатын саттыру. Кеше үлем алдында булган, үлә башлаган, ә сез, бәладән тартып аласы урынына, гайбәт чәйнәтеп, аңа кабер казыгансыз. Г.Кутуй |