ЧӘЙНӘЛҮ ф. 1) төш. юн. к. чәйнәү. Әйтерсең ул чәйнәлмәгән икмәк катысын азапланып-тинтерәп йотып җибәрә иде. А.Вергазов. Илгизәр, гадәттәгечә, башын аска иеп, чәйнәлгән тырнакларын чокып, тагын озак кына берни эндәшми басып торды. Л.Ибраһим-Вәлиди

2) күч. Кемнең дә булса гайбәте, яманаты сатылу. Әдилә ханым бу номерга иптәш хатыннары белән еш йөри, һәм, Казанның бар гайбәте шунда чәйнәлә-чәйнәлә тәмам мунчалага әйләнгәннең соңында, юылып, чистарынып, шулардан арынып чыга иде алар. З.Хөснияр

3) күч. Бер үк нәрсә турында озак һәм ялыктыргыч итеп кабат-кабат сөйләнү. Шәкерт кузгалышы элек телләрдә бик нык чәйнәлгән иде. Г.Ибраһимов. Күп чәйнәлгән сюжетка нигезләнгән, шаблон булып киткән һәм үгет-нәсыйхәтләр сөйләп йөрүче персонажлардан торган әсәрләр укучыга, тыңлаучыга чын нәфасәти ләззәт бирә алмыйлар. К.Гыйззәтов

Чәйнәлә башлау Чәйләнергә тотыну. Кендек, дип, бик күп чәйнәлә башлагач кына, алар моны хәтерләп сөйлиләр. Г.Ибраһимов

Чәйнәлеп бетү Тәмам чәйнәлү. Балалы йортта, бала искеләре белән бергә, бала рәсемнәре, альбомнар, төсле журналлар, тышы купкан, сызылып, ертылып, чәйнәлеп беткән китаплар чыга. Г.Гыйльманов. Сәрхуш масаеп кына каршыбызга килеп басты да авызындагы чәйнәлеп беткән «Беломор» төпчеген Иблиснең аяк астына төкерде. З.Мәхмүди

Чәйнәлеп тору Бик еш чәйнәлү; хәзерге вакытта чәйнәлү. [Шәйфи:] Телефоннан район үзәген дә җыя алмаган башың белән чәйнәлеп торма ичмаса! З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә