ЧӘЙЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Чәй эчү. Иркенләп чәйләделәр 2) күч. Әз-мәз ашап алу, җиңелчә капкалау. Вилданның да хәлләре шәптән түгел: бәрәңгесе бетеп килә, бүтән ризык инде күптән юк. Гармунын күтәреп авылдан авылга йөри, әрсезләнми, чакырсалар – кереп чәйли, кулга биргәннән алмый, ашка-чәйгә икенче тапкыр дәшсәләр, рәхмәтен әйтеп баш тарта, артыгын кыстап та тормыйлар. М.Хуҗин // Гомумән ашау Чәйләп алу Бераз чәйләү. Чәйдән соң алар байтак кына урдылар да тагын чәйләп алдылар. Г.Рәфикый. Ул арада Яхия карт урман чәен өлгертеп, улларын чәйләп алырга чакырды. А.Хәйретдинова Чәйләп тору Даими яки еш кына чәйләү; хәзерге моментта чәйләү, билгеле вакыт чәйләү. [Бикбулат:] Чәйләп үк тормам, өйдән ныгытып чыктым. А.Гыйләҗев. Озак йөреп арыган булгандыр, чәйләп тә тормады, башы мендәргә тигәч үк изрәп китте. М.Рәфыйков Чәйләп утыру сөйл. к. чәйләп тору. Хадим чыгып: «Рөхсәт, рәхим итегез», – дигәч, Габденнәсыйр әфәнде хуҗалар чәйләп утырган бүлмәгә керде. З.Бигиев. Исмәгыйльләр бүлмәсенә барып кергәндә, улы белән Сафа бергә чәйләп утыралар иде. М.Галәү. Әти белән Гәрәй җизни ак өйдә чәйләп утыралар. Г.Афзал Чәйли башлау Чәйләргә тотыну. Хәмит чәйли башлады. Ф.Яхин |