ЧӘЙ и. кыт. 1) бот. Чәйчәләр семьялыгыннан тропик һәм субтропик зонада үсә, культуралы төрләре эфир мае алу, яфрагын эчемлек өчен әзерләү йөзеннән махсус игелә торган мәңгеяшел агач яки куак. Күрдем мин чәй үскәнне, Кайнарланып пешкәнне. Ш.Галиев. Халык монда чәй үстерү белән шөгыльләнә. Безнең гәҗит 2) Шул үсемлекнең киптереп махсус эшкәртелгән, хуш исле эчемлек әзерләү өчен кулланыла торган яфраклары. Икенче юлы, киленнең чәйнеккә кашыклап-кашыклап чәй яфрагы тутырганын күреп, авыз ачкан кайнана шунда ук «ник әйттем» көненә төште. А.Әхмәтгалиева. Зөһрә, авыл фельдшеры, күреп калып, беренче ярдәм күрсәтеп, әҗәл тырнагыннан алып калды. Шул хәлдән соң, күршесе киңәшен тотып, яшел һәм бөртекле чәйләр генә куллана башлады. А.Хәйретдинова 3) Эшкәртелгән шундый яфракларны кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек. Эшчеләрнең күбесе чәй алып кереп эчәргә утырдылар. А.Алиш. Алар корыдан гына чәй эчтеләр. А.Хәлим 4) сөйл. Шундый эчемлекне эчү гамәле; гомумән шуның белән бергә барган очрашу, кечкенә мәҗлес. Берәр көн үткәч, туган-тумачадан берничә хатын-кызны, Зөһрә белән Сарәнең сабак иптәшләреннән берничәсен Зөһрәләр өенә чәйгә чакырдылар Г.Рәхим. Бүген әби үзләрен чәйгә чакырды. А.Хәйретдинова // Гомумән мәҗлес, аш 5) Шифалы эчемлек пешереп әзерләү өчен хезмәт итә торган кипкән үләннәр, яфраклар, тамырлар һ.б.ш. Хан үләне чәе киптерү 6) Шундый үләннәрдән, яфраклардан һ.б.ш.дан дәмләп әзерләнә торган эчемлек. Менә хәзер без иртәнге җиләк чәйдән соң мөнәҗҗим Мәгъсүм бине Габдулла хәзрәтнең эшкә килгәнен көтеп утырабыз. А.Тимергалин ◊ Чәегез тәмле булсын! Чәй эчеп утыручыларга яхшы теләкләр белдерү йөзеннән әйтелә торган сәламләү. [Петро:] Чәйләрегез тәмле булсын! З.Хәким. Чәеннән кала күренү Бик сыек чәй турында. Чәеннән Мәскәү күренү к. чәеннән кала күренү. Ә аның эчә торган чәеннән Мәскәү күренеп тора иде. Ф.Баттал |