ЧӘЕР и. Ылыслы агачларның һәм кайбер башка үсемлекләрнең һавага бүленеп чыкканда ката торган ябышкак исле куе сүле; агач сумаласы. Яңа гына яфрак ярган тупыл агачларыннан әле һаман язгы ис – чәер исе килеп тора. Г.Рәхим. Бу юлысы ул нарат чәере исе аңкыган яңа өйләр каршында тукталмады. Н.Гыйматдинова

◊ Чәер кебек (төсле) ябышу Кешегә бәйләнү, йөдәтү. Шул кушамат Ахуновка чәер кебек ябышты. Т.Галиуллин. Аксолтанов ят егетнең чәер төсле ябышуын өнәмәгәнлеген сиздерсә дә, Тураев әңгәмәне кырт кисмәде. Т.Әйди. Чәер чәйнәү Юк-бар гайбәт сөйләү; чүбек чәйнәү. – Менә нишлиләр бит, ә? – дип, тыр-тыр чәер чәйни иде озын буйлы ябык хатын. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә