ЧӘБӘЛӘНҮ ф. 1) Чуалу, тәртипсез хәлгә килү (җеп, чәч һ.б.ш.). Кайсы алтын савытларга салынган сигара, кайсы көмеш тартмалардан бармак юанлыгы калын папирос, кайсы атлас янчыклардан мунчала төсле чәбәләнеп беткән тәмәке чыгарып суздылар, ди, батыр егеткә. А.Алиш. Мин, тәрәзә кашагасына сөялеп, Фәхри абзыйның эчкә баткан күзләренә, чәбәләнгән сакалына карап торам. А.Гыйләҗев

2) Еш-еш, төрле якларга кискен хәрәкәтләр ясау. Зәки тәрәзәләрне ныклап яба, чәбәләнеп корт куа. А.Гыйләҗев

3) Ашык-пошык һәм тәртипсез рәвештә нидер эшләү, ыгы-зыгы килү. Гел ашыгып, кабаланып, чәбәләнеп яшәү йөрәккә сигнал биргән. А.Гыйләҗев. Бал корты тәрәзә пыяласында чәбәләнгән чакта, саклык белән генә аның өстенә буш тартманы каплыйм. А.Хәсәнов. Ишек төбендә чәбәләнгән Нәфисәне ничек кенә тынычландырырга тырышса да, булдыра алмады. Г.Гыйльманов

4) күч. Эзлеклелеге бозылу, бәйләнеше югалу, чуалу (фикер сөреше һ.б.ш.ның). Уй җепләре төрле якларга китеп чәбәләнделәр. А.Гыйләҗев. Аның уйлары оя аерганда тузгыган умарта күчедәй тузгый, чәбәләнә иде. А.Вергазов

Чәбәләнә башлау Чәбәләнергә тотыну. Хатын чәбәләнә башлады. З.Хөснияр. Габдулла җан ачысы белән кычкыра, чәбәләнә башлады. Р.Батулла

Чәбәләнеп бетү Тәмам чәбәләнү. Тамырлар бер-берсе белән тоташып, чәбәләнеп беткәннәр иде. А.Гыйләҗев. Гүя очын дошман эзләп тапмасын дип, Чәбәләнеп беткән безнең тамырлар. Р.Зәйдулла

Чәбәләнеп китү Билгеле моменттан башлап чәбәләнү. Әкрен генә күз кабаклары ябыла башлады, йокы басты – көн буена ат өстендә бару үзенекен итте: уйлар җебе чәбәләнеп китте. М.Хәбибуллин

Чәбәләнеп кую Кинәт яки бераз чәбәләнү. Ир белән хатын корт чаккандай чәбәләнеп куйдылар. Р.Сибат

Чәбәләнеп тору Даими чәбәләнү; берникадәр вакыт чәбәләнү. [Виталик] Җил тегермәненә охшап китә – куллары, сүз куәсенә иярәм дип, гел бер-берсен куышып, әйләнгәләп, чәбәләнеп тора. М.Галиев. Шул сүзне әйткәндә, Вәкил чәбәләнеп торган балыкның эчен ярып җибәрде. М.Хәбибуллин

Чәбәләнеп яту сөйл. к. чәбәләнеп тору. Ул һаман да борчыла, чөнки ул һаман да заманасы карынында чәбәләнеп ята. Р.Харис . Күзгә артык бәрелеп тормаган бу караңгы сукмак очында, күңелләрне әсир итәрлек серле-сихерле йомгак булып, нур балкышы чәбәләнеп ята иде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә