ЧӘБӘЛӘНДЕРҮ ф. 1) Чуалту, тәртипсез хәлгә китерү (җеп, чәч һ.б.ш.ны). [Мирсәет абый:] – Ипләбрәк, егетләр, чәбәләндереп бирмәгез печәнне, саклар өчен өябез бит аны, ничек ята, шулай бирегез, – дип кисәтә. Г.Тавлин 2) Кулларны, аякларны, канатларны төрле якка аткалап, еш-еш, кискен хәрәкәтләр ясау. Мәрьям ыңгыраша. Аякларын чәбәләндерә. Ф.Яруллин. Сәүбән «канат белән» туды. Кулларын җилпеп, чәбәләндереп туган балаларга шулай диләр. Г.Гыйльманов 3) күч. Эзлеклелеген, бәйләнешен югалту, чуалту (фикер сөреше, уйның һ.б.ш.ның). Озакламый алар, әлбәттә, янә очрашачак, кайнар хисләрен янә чәбәләндерәчәк... Э.Касыймов. – Мужыт, бүтән кайтышлар да юктыр, – диде абыйсы һәм кинәт кенә сүз йомгагын чәбәләндерде. Н.Гыйматдинова Чәбәләндерә башлау Чәбәләндерергә тотыну. Сораучы җавап бирүчене үз сүзләре белән чәбәләндерә башлый. Ф.Баттал Чәбәләндереп алу Кыска гына вакытка чәбәләндерү. Рабига кулларын чәбәләндереп алды. Ф.Сафин Чәбәләндереп бетерү Тәмам чәбәләндерү. Алар бит, паразитлар, кырмавык кебек: чәчкә бер ябышса, чәбәләндереп бетерә. Җ.Юныс |