ЧӘБӘКЛӘ’Ү ф. 1) Кулның учы яки гомумән йомшак нәрсә белән берәр нәрсәгә сугу, суккалау. – Моннан ары су белән шаяру бетте! – диде Рәүф, юеш беләкләрен чәбәкләп. А.Тимергалин. Карчыклар аны сихерли башладылар: битенә, шәрә тәненә ниндидер ак, кара ташлар белән сызыклар сыздылар, өстенә көл сиптеләр, әллә нинди үләннәр белән йөзен чәбәкләделәр... Г.Гыйльманов 2) Кемне яки нәрсәне дә булса хуплау йөзеннән аңа уч белән сугу, суккалап алу; учны учка сугу, кул чабу, алкышлау. Балалар кул чәбәкли-чәбәкли тәгәрәп көлделәр. А.Гыйләҗев 3) Чәбәкле уенындагы кебек бер-береңнең учларына сугып алу. Аягын аякка бәреп җылынырга маташкан Нәкыя белән Фаягөл балаларча кулларын чәбәкләде. А.Әхмәтгалиева Чәбәкләп алу Бераз чәбәкләү. Клара хуш ис бөркеп торган йомшак куллары белән ике битемнән чәбәкләп алды. А.Хәсәнов. Балаларча кул чәбәкләп алган Әминә тагын да балкып, яктырып китте. Г.Гыйльманов Чәбәкләп кую Бер тапкыр чәбәкләү. Кинәт Зөһрәнең зиһенендә ниндидер якты, бәхетле нурланыш барлыкка килде, ул, үзенең ачышыннан очынып китеп, кулларын чәбәкләп куйды. Г.Гыйльманов Чәбәкләп тору Гел чәбәкләү; берникадәр вакыт чәбәкләү; хәзерге моментта чәбәкләү. Азат, Ситидан аермалы буларак, күбәләктәй бөтерелүче биюченең бер алдына, бер артына төшеп, дымлы күзләрен кысып, шат елмаеп кулларын чәбәкләп торды. А.Нәҗми Чәбәкли башлау Чәбәкләргә тотыну. Менә Майкы би йөзен югарыга чөйде. Мыек чылгыйлары яңак өсләренә кайтарылып чәбәкли башлады. В.Имамов |