ЧАЯН и. зоол. 1) Үрмәкүчсыманнар классыннан җылы һәм эссе климатлы өлкәләрдә тереклек итә торган һәм корсагының койрыксыман өлешендә агулы угы булган кечкенә хайван. Мәсәлән, мин, Әнәс Җаббаров, рәтсез һәм кирәксез мыжыкка әйләнү белән, чаян кебек үз-үземне чагып үтерәчәкмен. Н.Гыйматдинова. Чаяннар ауга төнлә чыга. Биология

2) Укчы һәм Үлчәү йолдызлыклары арасында урнашкан йолдызлык атамасы; гакрәб. Чаян йолдызлыгында Кояш ноябрьдә була. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә