ЧАЯЛАНУ ф. Чаяга әйләнү, чая булып китү. – Мирсәет абый, – дип, чаяланып елмая бирде кыз. Р.Мөхәммәдиев. Кирәк икән, мин – беркатлы туташ, Кирәк икән, булам горур кыз. Шаярам һәм чаяланам кайчак: Я топ-модель булам, я йолдыз. С.Әхмәтҗанова

Чаялана бару Торган саен чаялану

Чаялана төшү Бераз чаялану. Шуның өстенә, күп йөреп, күп кеше күрә торгач, үзем дә бераз шомардым, чаялана төштем түгелме икән? Г.Бәширов. Ул армиядә йөргән арада калкып, үсеп киткән, чаялана төшкән Сәрияне ике ел буена сөеп, яратып йөрде егет. Л.Хәмидуллин

Чаяланып бетү Бик, күзгә күренеп чаялану

Чаяланып китү Кинәт чаялану. Ике-өч айдан колыныбыз зерә дә чаяланып китте. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә