ЧАЯ с. 1. 1) Кешеләр белән аралашканда оялмый, тартынмый торган; үткен, тапкыр һәм кыю. Таифә исемле бер бик чая хатын бар иде Көрнәледә. В.Нуруллин. Чая күрше кызы да Гыйлемдарны үтәли күрә иде бугай... А.Тимергалин 2) Үткенлек, кыюлык чагылып, күренеп торган. Җитмәсә, Гөлфинур, чая күзләреннән очкыннар чәчә-чәчә: «Чынмы, Рәфис, моны син әйтәсеңме соң?» – дип, малайны уттай кызартты. А.Вергазов. – Булмас ла! – ди Рәйхан һәм чая тавыш белән көлеп җибәрә. Д.Каюмова 3) Телгә тапкыр, үткен сүзле. Әмма шушы чая телле, ачык күңелле кызыкайның үз пассажирлары белән теттереп сөйләшеп җибәрәсе килә. А.Хәсәнов 4) сөйл. Җитез, елдам, чарыс. Көннәр – чаба... Себер итәгендә Мартеннары дөрли Уралның – Сыңар күзле чая трамвайлар Уртасына чыгар урамның. Р.Низамиев 2. рәв. Тапкыр һәм кыю итеп. Әйтәм җирле, бик чая кылана. Г.Бәширов. Бик чая җавап бирдең. А.Гадел |