ЧАШТЫ’Р-ЧОШТЫР иярт. Коры үлән, камыш, чыбык-чабык, яфрак һ.б.ш.га кагылганда, зур аяк киемен өстерәп йөргәндә, тупасрак нәрсәләр үзара ышкылганда чыккан тавышны белдерә. Менә шуны яхшы белгән безнең кызлар, урам чирәмендә түгәрәк ясап, чаштыр-чоштыр биергә дә тотындылар, аннары барыбыз бергә «сакчылы», «әйлән-бәйлән» кебек уеннарны да башлап җибәрдек. Ә.Еники . Галимә дусты Сәлимә кушканча эшләде: күршесенең, йокыдан торып, чаштыр-чоштыр йөрүен ишетү белән, аларга керде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә