ЧАЧАКЛЫ’-ЧУКЛЫ с. 1) Чуклап эшләнгән. Габббас мулла йортына чачаклы-чуклы киемнәре белән балкып килеп кергән яучы карчыкларның берсе, сусыз юып җилсез киптерә торганы, кендекче Сафура булып чыкты. Г.Ахунов

2) Бизәлгән; күзгә бәрелеп тора торган. Сезнең андый чачаклы-чуклы карават чаршавы шикелле асыл күлмәкләрегез белән кешегә көлкегә калыр хәлем юк. Г.Камал // Аерылып тора торган. Аларга капкан ризыклары чачаклы-чуклы булсын. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә