ЧАЧАКЛЫ с. 1) Чачак тотылган, чачаклап эшләнгән. Пәрдә күтәрелгәндә, Гайни диванга бик киерелеп, тәкәбберләнеп утырган, кулы белән өстәл өстенә япкан чачаклы эскәтернең чачакларын бөтергәләп утыра. Г.Камал. Дәү әти алсу төстәге чачаклы сөлгесен иңбашына салган була, дәү әни, кояш сугудан куркып, сөлгесен башына чалма итеп урый. Г.Әпсәләмов 2) Таҗ яфракчыклары күп булган, катмарлы. Яратам мин чачаклы кылганнарны! А.Хәлим |