ЧАЧАКЛА’У ф. 1) Читенә чачаклар тоту. Киемнәр янында баш-башларын чачаклап ясаган, матурлап төрле җепләр белән чигеп бетергән озын-озын сөлгеләр, тастымаллар эленгән, өстәл өстендә юллы-юллы кызыл ашъяулык. Х.Хәйруллин

2) Бизәү. Бу солтаннарны, бу чукларны, бу калфакларны кызлар нигә чәчләренә кадамый да нигә алар белән чәчләрен чачакламый икән? А.Хәлим

Чачаклый башлау Чачакларга тотыну

Чачаклап бетерү Бик нык чачаклау; тулысынча чачаклау

Чачаклап кую Алдан чачаклау

Чачаклап чыгу Башыннан ахырына кадәр чачаклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә