ЧАЧАКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. чачаклау 2) Телгәләнү, тузып, җепләре чыгып чуклану. Алар озын чәч толымнарын җилкәләренә таратканнар, тез башларына төшеп җитмәгән яшькелт-зәңгәр юка ефәк күлмәкләре итәктән чачакланып ертылган һәм таралып, бөтерелеп, кызларның йомры шома аяклары тирәсендә шуып әйләнә ---. М.Мәһдиев 3) Таҗ яфраклары күбәю; тузгып, кабарып тору. Кылганнар шулай ук чачакланганмыни инде? А.Хәлим 4) күч. Чачак кебек телгәләнү. Урыны-урыны белән караңгы җир тирәнлегенә киткән шомлы ярыкларга аяк убылып төшмәле, тук бодай сабагының тамырлары чачакланып өскә чыккан... М.Галиев Чачаклана башлау Чачакланырга тотыну. Морат кара пиджагын иңбашына салып, җилбәгәй җибәргән, аягында җиңел генә ботинка, чачаклана башлаган балак очлары җирдән сөйрәлә ---. А.Гыйләҗев Чачаклана төшү Бераз чачаклану. Бер гасыр буе буыннан буынга, кулдан кулга күчеп, бу китаплар инде шактый таушалган, читләре тузып чачаклана төшкән ---. Казан утлары Чачакланып бетү Бик нык чачаклану. Атның сыртында киез ияр, мунчала дирбия, тезгене дә тузып, чачакланып беткән. Р.Батулла. Аякта чачакланып беткән чабата... А.Хәлим Чачакланып калу Ахырда чачакланган булу. Яңа булса да, гел каз боты ясала торгач, балак очлары чачакланып калган. Р.Рахман Чачакланып тору Әле, хәзер чачакланган хәлдә булу. Хәтердә, ул бәләкәй чакта алар авылына еш кына саилчеләр килгәли иде: сәләмә киемле, иң аркылы аскан киндер букчалы, чачакланып торган иске чабаталы, олыларга ияргән бала-чага чебиләп беткән яланаяклы. Р.Кәрами. Күрәсеңме, ничек кысканнар: такта араларыннан пычкы гына йөрткәннәр – такта читләрен пычкы ничек талаган, ә? Иске чабата кебек чачакланып тора. Г.Ахунов |