ЧАХОХБИ’ЛИ и. груз. кулин. Кавказ халыкларында тавык итеннән төрле тәмләткечләр салып әзерләнә торган ашамлык. Узган атнаны башкалага йомыш белән килгән кардәше, студент халкына калория кирәк, «Арагви»га барып сациви, чахохбили аша, дип, Багратның кесәсенә берничә кыштырдавык кәгазь тыгып киткән иде. М.Юныс. Инсаф нык борычлап итле бәрәңге пешергән, ул аны чахохбили дип атый. М.Маликова |