ЧАУКА и. диал. 1. 1) Куак. Чиге җитә түзеп торуның, Тартам автоматның курогын: Суккан яшен кебек чытырдап Сибелә ут чаука артыннан. Ф.Кәрим

2) Чыбык. --- ана, яшь каен чаукасы кебек сыгылып, үле баласын вагон бәдрәфенә алып кереп бикләнде һәм, шашкан күзләр белән, сабыйның көйгән иреннәренә авызын куеп тын өрә башлады ---. А.Хәлим

2. с. мәгъ. Куак рәвешендә булган, вак. Мирхас тегеләрнең документларын эзләде, Мурзыев, чаука каеннар сындырып, носилка әзерләде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә