ЧАТЫ’Р-ЧОТЫР иярт. 1. Агач, сөяк сынганда, янганда, яшен яшьнәгәндә, чәйнәгәндә һ.б.ш. очракларда чыккан өзек-өзек тавышны белдерә. Кузгалып кына киткән идем, тагын чатыр-чотыр куакларны сындырып бара башлады. Г.Бәширов. Сөякләрне чәйнәп йоткач, ул авызына -- колбаса, сарымсак, суган, горчицалы ипи капты да чатыр-чотыр чәйнәргә кереште. Ф.Садриев

2. и. мәгъ. к. чытырман . Шулай булса да, сазлык ерып, тәнеңне сыдырып, чатыр-чотыр аша үтеп керүгә караганда, монда җиңелрәк: үрмәләп-шуышып кына менәсе. К.Җәмит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә