ЧАТЫ’Р-ЧАТЫР иярт. 1. к. чатыр-чотыр . Казан эргәсендә ятып сөяккә әйләнгән сөянне әтәйнең иске сугым пычагы чатыр-чатыр телә башлый. Л.Зөлкарнәй. Чыннан да көзге боз кеше авырлыгыннан чатыр-чатыр чатный башлый, ә язгы боз кеше баскан җирдә туп-турыга ишелеп кенә төшә. Бөгелмә авазы 2. рәв. мәгъ. Көчле итеп, бик кызу. Чапты китте Миңлебай чатыр-чатыр. Г.Тукай. Шул футуристларга чатыр-чатыр кул чабып утыруы күз алдыннан бер дә китми. И.Гази. Кулына акча эләккәч, йөгерде чатыр-чатыр, Ашханәгә кергәч, мәхлук нинди хәйләләр корыр. Ә.Хәсәнов ◊ Чатыр-чатыр килү Бик әйбәт бару. Монда сезнең эшләрегез чатыр-чатыр килеп тора. И.Гази |