ЧАТЫ’Р-ПЫТЫР иярт. Агач сынганда, янганда, берәр механизм каты итеп эшләп җибәргәндә тигезле-тигезсез чыккан тавышларны белдерә. Бу халәтемнән матай коткарды. Басып җибәрүем булды, аның, кабынып китеп, чатыр-пытыр эшли башлавы булды. З.Хөснияр