ЧАТЫРДА’У ф. Берәр коры, каты, нык нәрсә сынганда, ярылганда, янганда чатыр-чотыр килгән тавыш барлыкка килү. Шул вакыт тәрәзә чатырдап чатнаган тавыш ишетелә. Т.Миңнуллин. Кәрим аңа кычкырмакчы булган иде, кинәт чатырдаган тавыш ишетелде, һәм, боз ватылып китеп, Илнур суга чумды. Ф.Садриев

Чатырдап китү Кинәт чатырдау . Ләкин барып җитә алмады, боз янә хәтәр чатырдап китте. Ф.Садриев. Чатырдап китә яшен, Төшеп тауларга сылана. А.Хәлим

Чатырдап кую Бер тапкыр чатырдау

Чатырдап тору Даимән яки әледән-әле чатырдау; әле, хәзер чатырдау. Урамнарда төрле якка ашыгып-ашыгып йөргән чит телләрдә сөйләшүче төрле халык, дагалы атлар, баскан саен чатырдап торган таш урам; кыңгыраулар шалтыратып чаж-чож итеп йөргән трамвай вагоннары, куркыныч тавышлар чыгарып чапкан автомобильләр, велосипедлар... Г.Рафикый

Чатырдый башлау Чатырдарга тотыну. --- Гөлйөзем әбинең мичендә пәрәмәчләр, коймаклар кызу-кызу чатырдый башлый иде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә