ЧАТЫРДАТЫП рәв. 1) Көчле итеп, бик каты итеп, нык итеп. Шулай да ул тирәндә йөзгәндә калтыранып алды, мине дүрт аягы белән дә чатырдатып кочаклады. М.Хуҗин. Маһинур, ирен җибәрергә теләмәгәндәй, чатырдатып җиңнәренә ябышты ---. Р.Хәбибуллина 2) Тиешле дәрәҗәдә, дөрес, камил итеп. Башларыбыз чатнап ярылса ярылыр, әмма ләкин җәйгә чыгуга без Цицерон, Лукреций, Вергилий әсәрләрен чатнатып укый алачакбыз! Э.Касыймов. Аларның сары чәчле балалары чатырдатып татарча сөйләшә иде. Акчарлак |