ЧАТЫРДАТУ ф. 1) Чатыр-чотыр килгән тавышлар чыгару. Сусыз җирләргә басканда бозга ябышкан табаннарын чатырдатып куптарып ала [ул]. М.Әмир 2) Көчле шартлау тавышы чыгару. Теге кара болытлар якын ук килеп җитеп, чатырдатып яшен дә яшьнәп җибәрде. В.Нуруллин. Җиһангир өлгерми калды – эсэсчы эт астыннан шуып чыкты да --- Харитоновның автоматын эләктереп алды һәм бер йомгак булып бөтерелгән эт белән Харитоновка чатырдатып атып җибәрде. Ә.Гаффар 3) күч. Берәр эшне бик җитез, җиңел, еш эшләү. --- Әнәскәем, дип, бер хатына уйнап кына җавап биргән идем. Шуннан бирле чатырдата гына мәхәббәт хатларын. В.Нуруллин Чатырдатып җибәрү Кинәт чатырдату. Тракторның нәрсәсендер борып, чатырдатып җибәрде, гүләү кабат акрынайгач, тирән сулап, уфтанып куйды. Ә.Баян |