ЧАТЫР I и. фар. 1) Тире, нык, тыгыз тукыма һ.б.ш.ны җиргә кагылган озын казыкларга тарттырып корылган вакытлы торак. Бу вакытта Хованский инде Алабуга крепосте янында, Каманың текә яры өстенә поход чатыры корып урнашкан иде. В.Имамов. Кояш агач башларын кызартып баеганда, урман түрендәге бер акланга килеп туктадылар, чатырлар корып, учаклар ягып җибәрделәр. Л.Зөлкарнәй

2) Кояш яки яңгырдан саклау өчен ясалган япма, тент



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә