ЧАТЫ’Й-БОТЫЙ рәв. 1. 1) к. чатый-чотый . – Һи-и-и, – диде Гомәр карт, чатый-ботый атлап (сапожникларның кайчан төз булганнары бар?!). М.Мәһдиев. Монда йөрмә, Чатый-ботый атларсың. Тәпиең зур, бакчадагы Бәрәңгене таптарсың. Н.Әхмәдиев

2) Аркылы-торкылы китереп. – Теләсә нишләтсен, – диде ул, кулларын чатый-ботый бутап ---. Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Аркылы-торкылы. Ул куллары белән чатый-ботый хәрәкәтләр ясый-ясый сөйләп китте ---. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә