ЧА’Т-ЧАТ иярт. 1. Резин, күн һ.б.ш. өслеккә сукканда, сыгылмалы нәрсәләрне чәйнәгәндә, чабынганда яңгырап чыккан өзек-өзек тавышны белдерә. Килеп җитәр-җитмәс, Сабир тарантастан сикереп төште, кулындагы нечкә тал чыбыгы белән күн итек кунычына чат-чат сугып алды. Р.Батулла 2. рәв. мәгъ. Ап-ачык итеп, каушамыйча, чатнатып. Әмма лектор – бик шомарган нәрсә, чат-чат җавап биреп бара. Х.Камалов |