ЧАТНА’У ф. 1) Фарфор, пыяла, боз кебек әйберләрдә ярык барлыкка килү. Мондый чакларында тәрәзә пыялалары чатнардай булып зыңлый башлый. Ф.Баттал. Мин сикереп-биеп күрсәткән шәпкә алагаем зур боз кисәге чатнап урталай ярылды да, үзенә ияртеп, мине бозлы «күпер» астына алып кереп китте. Р.Низами

2) Берәр нечкә яры, пәрдә яргалану, ертылып китү . Кипкән иреннәре чатнап яргаланды. Р.Батулла. Бөреләрнең кабыгы чатнап ачыла барган саен, тирә-юньгә татлы-әчкелтем исләр тарала… Р.Низами

3) Агач, салам һ.б.ш. янганда, бүрәнәләр туңганда шартлау кебек яңгыравык тавыш барлыкка килү. Чатнап бүрәнә шартлаганы ишетелеп кала... Ә.Еники

4) Кинәт шартлаудан яңгыравык тавыш барлыкка килү. Миналар, нәкъ финнар өстенә төшеп, чатнап ярыла да башладылар. Г.Әпсәләмов. Кинәт яшен чатнап уйнаклый. Ә.Гаффар

5) күч. Каты авырту. Көннәр буе баш күтәрми эшләп, киченә, талчыгып киткәндә, чатнап башлар сызлый, сиздерер-сиздермәс күңел сыкрый. Г.Хөсәенов . Кичкә исә томау тагы да көчәя, еш һәм бик каты төчкерә – күкрәге яңгырый, авырттырып-чәнчеп ала, борыныннан өзлексез су ага, колагы чатный. Р.Кәрами

6) күч. сир. Салкын булу. Тышта һава чатный, Каеннардан карлар ишелә. К.Сибгатуллин

Чатнап тора Сүзгә, эшкә оста, кыю, үткен. Әмма улы бер дә чирле кешегә охшамаган иде, йөзләре алсу, үзе тере, чатнап тора. Ф.Бәйрәмова. Чатнап торган 1) Каты, көчле, бик салкын; бик эссе, яндыра, көйдерә торган. Алар фронтка барып төшкәндә, Карелиядә чатнап торган кыш иде инде. Г.Әпсәләмов. Кишәрлек башына җитеп, җилгә каршы борылгач, тузан болыты артта кала, йөзеңне чатнап торган кояш пешерсә дә, сулыш алу бераз гына җиңеләя шикелле. Ф.Садриев; 2) Көчле, нык. Тик кияүләр арасында – җир белән күк арасы: Мифтах һәрьяклап сау-сәламәт, чатнап торган көчле, чибәр егет иде. З.Мәхмүди; 3) Көчле, яңгыравык. Яшь җегет аларның кызыксынуын шундук тоеп алды, чак-чак кына каушап, җилкенеп, чатнап торган бер тавыш белән җыру әйтә-әйтә, думбрасын ныграк чиертергә тотынды. Н.Фәттах

Чатнап бетү Берничә, бик күп урыннан яки тоташ чатнау. Кибеп, чатнап беткән комлы җир өстендә тын алырга да куркып яткан Җәбир ике олы кеше арасында нинди сүз, нинди сатулашу барганын бөтенләй аңламады. Н.Фәттах. Коммуналканың кысан бүлмәсендә, элеккеге хуҗалардан калган, сыдырылып, чатнап беткән көзге каршына басып, үзенә таләпчән караш ташлады ---. Р.Мирхәйдәров

Чатнап китү Кинәт чатнау. Түшәмнән шыбырдап туфрак коелды, тәрәзәләр зеңгелдәп куйды, пыялаларына хәтле чатнап китте. Ф.Бәйрәмова. Мидхәтнең бөтен гәүдәсе кайнарланып, башы чатнап киткәндәй булды. Р.Фәизов

Чатнап кую Бераз яки бер тапкыр чатнау. Хәзер, ачлыктан булса кирәк, баш вакыт-вакыт бик каты чатнап куя. Г.Әпсәләмов. Башым чатнап куйды. Ф.Баттал

Чатнап тору Әле, хәзер, сөйләү моментында чатнау. Аштан олы булып булмас, тамагым да чатнап тора иде. А.Гадел. Аның карыны өзелеп ачты, башы да чатнап тора, зал ягындагы ризыкларның тәмле исләре дә бу якка ук керә иде. Ф.Садриев

Чатный башлау Чатнарга тотыну. Бу хакта уйлый-уйлый, Нәфисәнең башлары чатный башлады. К.Тимбикова. Кирпечләре чыгарып өйгәндә үк ярыла, чатный башлый. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә