ЧАТНАТЫП рәв. 1) Ачык итеп, курыкмыйча, кистереп . Нәкъ шунда язылганча, чатнатып сөйләп алып киттем мин моңа. В.Нуруллин. Чөнки белемгә үзе атлыгып торган, көн-төн укыган талантлы, сәләтле балага чатнатып бишле куюның бер авырлыгы да юк. С.Поварисов

2) Тиешле дәрәҗәдә. Аларны, ягъни шприхеннарны чатнатып белмәгәнлектән, талантлы гына галимнәребезгә дә тик русча чыганаклар белән генә эш итәргә туры килә. А.Хәсәнов

3) Сискәндереп. Алдымда Шәйдулла абыйны күргәч, тапканнар капчыкны, дигән уй башымны чатнатып үтте. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә