ЧАТНАТУ ф. 1) Бәреп, басым ясап нәрсәнең дә булса өслегендә ярылып киткән эз, ярыклар барлыкка китерү. Рамнардагы пыяланы суык чатната. Р.Мөхәммәтшин. Шуңа күрә мин, җәрәхәтләремне бәйләгәндә, бөтен көчемне туплап түзәргә тырышам, кычкырып җибәрмәс өчен, яңак сөякләремне чатнатырлык итеп тешләремне кыса торган идем. Г.Галиев

2) күч. Какшату, нык урнашкан нәрсәнең үзгәрә башлавына сәбәпче булу. Үзенә булган ышанычымны чатнатты

Чатнатып бетерү Күп урыннан чатнату

Чатнатып җибәрү Кинәт чатнату; бераз чатнату. Инкыйлаб шулай ук дини мәктәпләрнең еллар дәвамында тораташ булып каткан кадими укыту ысулларын да чатнатып җибәрде, заман таләпләренә якынайтты. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә