ЧАТНАП рәв. 1) Нык итеп, чатырдап. Балавыз кебек, кайда күпме кирәк, шулчаклы сылыйсың да өстенә паяльник белән эрегән кургаш тамызасың, чатнап ябыша да куя, берни белән дә кубара алмыйсың. Х.Камалов. Буяуның сыйфаты шуның төсле генә булган, күрәсең: җылы әйбер куйсаң, чатнап ябыша. Г.Рәхим

2) Кинәт; сискәндереп. Аның башыннан, ирексездән, әгәр шундый берәр хәл булса, минем хатыным да шулкадәр еллар буе исендә тотар идеме икән, дигән уй чатнап узып китә. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә