ЧАТМА и. уйг. 1. 1) Ялтыравыклы җепле тукыма; парча. Алар [каеннар] нәкъ чатмадан, ак атластан киенгән төсле булып утыралар. Г.Рәхим 2) Шуннан тегелгән кием. Кечкенә генә түгәрәк күл, Тирәк аның эчендә, Чатма кигән, камка кигән Кызлар аның эчендә, Биленә кылыч бәйләгән Егетләр аның эчендә ( Көзге) . Табышмак 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан эшләнгән. Вай, галим Әфләтун, бармы сездә кызга чатма тун? К.Насыйри. Инде ул мәһәргә килгән камзуллык, чатма тунлык, хәтфә, чук-чук энҗе димсең ---! Ф.Халиди |