ЧАТЛЫК и. 1) Юллар, урамнар кушылган урын, чат. Имләгәндә шушы сүзләрне әйтәләр: --- бер, ике, өч, дүрт, биш – биштән кайтсын, биш юл чатлыгына китсен; бер, ике, өч – өчтән кайтсын, өч юл чатлыгына китсен. К.Насыйри. Җилнең аталары чатлыкта котыра. Т.Нурмөхәммәтов

2) сөйл. Почмак . Партизан, урман чатлыгыннан борылып, атын камчылый-камчылый, ылыслар белән түшәлгән юлдан алга чапты. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә