ЧАТЛЫ’-БОТЛЫ с. 1. 1) Тармаклы-тармаклы, тигезле-тигезсез, аркылы-торкылы. Хәсән, моны күреп, читкә тайпылды һәм чатлы-ботлы үскән зирекнең кәкре ботагыннан эләктерде. А.Расих. Зөлхәбирә күпме йоклагандыр, хәтерләми, төшендә әллә нинди әкияти гыйфритләр, тәннәрен йон баскан чатлы-ботлы шайтаннар күреп саташып, бастырылып бетте. Ф.Абдуллин 2) күч. Кимчелекле; нормага буйсынмаган; начар. Рифмалар чатлы-ботлы, шигырьдән төртеп чыгып торалар. С.Хәким 2. рәв. мәгъ. Төрле якка каратып, тигезле-тигезсез итеп; төрле якка тырпаеп, аркылы-торкылы булып. Көчсез кул белән чатлы-ботлы итеп язылган «әни» сүзе, кат-кат буялган булуга карамастан, һаман ап-ачык күренә иде. Ф.Яруллин. Казыган җирне такталар, терәүләр белән ныгытты, өй бурасы астына да чатлы- ботлы баганалар утыртып чыкты… Г.Гыйльманов |