ЧАТЛАТЫП рәв. к. чатнатып. Тарихтан Рушадка «Боз өсте сугышы» эләкте – анысын чатлатып сөйләде, тик каушаудан ухо сүзен күплек санда ухи, принёс сүзен принесёл дип (янәсе, хатын-кыз булса принесла бит!) әйтеп кенә имтихан алучыны көлдерде. М.Мәһдиев. Уйлап та тормады бәбекәччәем, чатлатып пичәт сукты: – Дөр-рес, әткәй! Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә