ЧАТКЫЛАНУ ф. 1) Чаткылар чыгару; очкынлану. Тагын берсе – янган учак, Чаткылана, яна, оча, иксез-чиксез күккә китеп Бар галәмне күрә ала. А.Нәҗми 2) күч. Уяну, барлыкка килү, арту. Әмма, чемпион әфәнде, болай булгач, минем отарга ук ният-өмет чаткыланды, сак булыгыз! М.Хуҗин 3) күч. Нурлану, очкынлану, ялтырау. Күзләре чаткыланып очкын чәчте, йөрәкләре дөп-дөп типте. Х.Камалов Чаткыланып китү Кинәт чаткылану. [Галимҗан аганың] Соргылт күзләре ачылып, чаткыланып киттеләр, йөзе яктырды. И.Салахов. Лейтенантның күзләре чаткыланып китте. Х.Камалов Чаткыланып тору Туктаусыз чаткылану; әле, хәзер чаткылану. Әни борылды, күзләре зур булып ачылган иде, чыраенда ниндидер ачу төсмерләре чаткыланып тора. Ф.Садриев |